Дафния нәрсә ул, хроматограф ни өчен кирәк һәм суның пычраткыч матдәләр булуын ничек аңларга кирәк, бу хакта Әлмәт шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына сөйләделәр.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә лабораториясе хезмәткәрләре укучылар өчен «төсле» химик тәҗрибәләр сериясен әзерләгән иде. Шулай итеп, профориентация үткәрделәр һәм әйләнә-тирә дөнья белән таныштырдылар.