Бүген Әлмәттә «Татнефть» профсоюз оешмасының 2014-2019 елларда хисап-сайлау конференциясе булды.
Конференция барышында киләсе биш елга «Татнефть» профсоюз оешмасы рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Конференция делегатлары тагын Гомәр Яруллинга ышаныч белдерделәр. Рәис урынбасарлары итеп Рифдар Хәмәдьяров, Андрей Зимин һәм Эльмира Газизова сайланды. Профсоюз комитетының 53 әгъзасыннан торган яңа составы бертавыштан кабул ителде.
Гомәр Яруллин 2000 елда «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана. Нәтиҗәдә 2004, 2009, 2014 елларда профком рәисе итеп сайлана.