«Нур» үзәгендә Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов һәм Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин очрашты.
7 апрельдә Әлмәтнең 10 оешмасы яраткан шәһәрен җыештыруга чыкты.
Шевченко урамындагы юл өлешенә якын урнашу сәбәпле, анда элек утыртылган агачлар күчертелде.
7 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Шахмат клубы»нда «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм Татарстан Республикасында «Бердәм Россия «ВПП» «Өлкән буын» федераль партия проекты кысаларында шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының зона этабы уздырылды.
15 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәт халкы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»программасы кысаларында төзекләндерү объектын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә катнаша алачак.
Бүген 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шәһәрдә сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән музыкаль-сәламәтләндерү чаралары уза!
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Березовка бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау эшләре тәмамланды: үзгәртеп планлаштыру, бизәү эшләре, санитар узеллар төзү, инженерлык челтәрләрен алыштыру. ФАПны ремонтлау тәмамлану-бөтен авыл өчен мөһим вакыйга.
Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе Домников Анатолий Әлмәт РҮХ хезмәткәрләрен COVID-19 пандемиясенә каршы көрәштә күрсәткән хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләде:
Татарстан Республикасын газлаштыру программасын үтәү буенча объектив мәгълүмат алу максатыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан газлаштыру программасы чараларын гамәлгә ашыруның проблемалы мәсьәләләре буенча булган мәгълүматларны, шул исәптән: чараларны үтәү срокларын, тәртибен һәм башка мәгълүматларны, шулай ук раслаучы документларны, дәүләт комитеты адресына Dogaz.Kontrol@tatar.ru. электрон почтасы аша җибәрү мөмкинлеге булдырылды.