7 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Шахмат клубы»нда «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм Татарстан Республикасында «Бердәм Россия «ВПП» «Өлкән буын» федераль партия проекты кысаларында шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының зона этабы уздырылды.
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Ютазы районнарыннан командалар катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әлмәттән Салаховлар гаиләсе алды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.