Әлмәттә студентлар Экология һәм төзекләндерү департаменты белән берлектә агачлар күчереп утырттылар

2023 елның 7 апреле, җомга

Шевченко урамындагы юл өлешенә якын урнашу сәбәпле, анда элек утыртылган агачлар күчертелде.

Бу эштә экологларга Әлмәт политехник техникумы студентлары ярдәмгә килде.

Урам шәһәр халкын һәм кунакларны үзенең яшеллеге белән сөендерүен дәвам итәчәк.

Иренле утраулар тирәсендә кәрлә алма агачлары утыртылган. Тиздән алар бу территорияне алсу-шәмәхә төстә чәчәк ату белән бизәячәкләр.

Шәһәребез көннән-көн үзгәрә, үзенең 70 еллык юбилеена әзерләнә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International