«Нур» үзәгендә Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов һәм Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин очрашты.
Бу очрашу Зәй районы яшьләренә профилактик чаралар белән «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгенә барырга, заманча психология, аның юнәлешләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк, үзәк белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бу күрше район яшьләре өчен психологик сәламәтлеген саклау, үзләре өчен күп яңалыклар белү, үзләрен яңа яктан аңлау һәм ачу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Исегезгә төшерәбез, «Нур» үзәге 2022 елның сентябреннән 1000 кв.метрдан артык мәйданлы яңа бинада эшли башлады. Максат аудиториясе 14-35 яшьлек яшьләр. Үзәк «ачык шәһәр кунак бүлмәсе» форматында эшли.
Капиталь ремонт чаралары исәбенә үз-үзенә кул салу омтылышын, буллингны, агымдагы халәтне, шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, интеллектуаль сәләтләрне, эмоциональ-шәхес өлкәсе проблемаларын һ.б. ачыклауга юнәлдерелгән 500дән артык диагностик материалны үз эченә ала торган Иматон, Эффектон, Медерия, ГердаБот һәм Инфолайф уникаль программа продуктлары сатып алынды.