Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Березовка бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау эшләре тәмамланды: үзгәртеп планлаштыру, бизәү эшләре, санитар узеллар төзү, инженерлык челтәрләрен алыштыру. ФАПны ремонтлау тәмамлану-бөтен авыл өчен мөһим вакыйга.
Кичуй авылында түбә 30% ка яңартылган, хәзерге вакытта идәннәр демонтаж ителә һәм башка эшләр башкарыла.
Хәзер авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү арзан һәм сыйфатлы гына түгел, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен дә уңайлы булачак.