Әлмәт оешмалары гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар

2023 елның 7 апреле, җомга

7 апрельдә Әлмәтнең 10 оешмасы яраткан шәһәрен җыештыруга чыкты.

Автомобиль юлларының бордюрлары янындагы зоналарны кышкы тузаннан һәм пычрактан чистарттылар. Җыелган чүп-чар КАМАЗга төялде һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына алып кителде.

«Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУП, «Светсервис» МУП, «Административ-хуҗалык идарәсе» МБУ, «Үсеш департаменты» МАУ, «Әлмәт троллейбус идарәсе» МУП, «Әлмәт-Водоканал» АҖ, «Физик культура, спорт идарәсе һәм туризм, «Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе» МКУ, «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ.

Гомумшәһәр өмәсе киләсе шимбәдә, 15 апрельдә, узачак. Барысы бергә безнең шәһәрне яз көнендәгечә яңа, чиста һәм матур итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International