ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов хәрби хезмәткәрнең хатынын бала тууы белән котлады.
Җиңү көне алдыннан Әлмәт шәһәренең «ЮХИ» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Рафигуллина Л.М., ӘМР буенча башкарма комитетның хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Юнысова Ф.Ф. белән берлектә ТР ӘМРның «Крепыш» 56нчы балалар бакчасы» МБДОУ төркеме тәрбияләнүчеләре «Георгий тасмасы-засветись!» акциясен уздырдылар.
Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларының чүп-чарны сыйфатсыз чыгару хезмәтенә мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» ассоциациясе «Чүп-чарны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
Җиңү Көненең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Әлмәттә тантаналы чаралар башланды. Бүген Бөек Ватан сугышында яклаучылар хөрмәтенә төзелгән Бигәш урамындагы мемориаль комплекста Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг һәм укучылар конкурсы узды. Анда Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, нефть предприятиеләре вәкилләре, Бигәш авылы халкы, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре катнашты.
Җиңү көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «ЮХИ» ДБУ белгечләре район юлларында бәйрәм акциясе үткәрделәр.
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә «Шикәр диабеты мәктәбе» ачылды. Мәктәп Төзүчеләр, 30/1 адресы буенча урнашкан 1нче поликлиниканың көндезге стационары базасында оештырылган.
«Үлемсез полк» акциясе быел альтернатив форматта узачак. Шәһәр урамнары буйлап традицион йөреш булмаячак.
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә.
Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы СФР идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегендә узды. Чарада СФР идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары СФРның 22 төбәк бүлекчәсе идарәчеләре катнашты. Утырышта төбәкара дәрәҗәдә дә, төбәкләр эчендә дә СФР территориаль органнары арасында үзара хезмәттәшлек; фонд хезмәтләрен күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, СФР органнарының эш сыйфатын арттыру һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессына мәгълүмати технологияләрне алга таба кертү буенча тәкъдимнәр каралды.
Әлмәт РҮХ баш табибы Вера Головина, РҮХ ветераннар советы рәисе Флера Галләмова белән бергә, район хастаханәсенең элеккеге хезмәткәре, тыл хезмәтчәне Кошаева Евдокия Григорьевнаны бәйрәм белән котлады.