Без геройлар истәлеген хөрмәт итәбез!

2023 елның 5 мае, җомга

Җиңү Көненең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Әлмәттә тантаналы чаралар башланды. Бүген Бөек Ватан сугышында яклаучылар хөрмәтенә төзелгән Бигәш урамындагы мемориаль комплекста Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг һәм укучылар конкурсы узды. Анда Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, нефть предприятиеләре вәкилләре, Бигәш авылы халкы, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре катнашты.

Чараны ачып, АМР башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, солдат тол хатыннарын якынлашып килүче күптән көтелгән бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. «Җиңү» дигән кыска, әмма зур сүз артында миллионлаган совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда киеренке һәм авыр хезмәт тора. Күпме генә вакыт узмасын, бу сугышта халкыбыз батырлыгының әһәмияте беркайчан да кимемәячәк, һәм ул заман геройларының даны сүнмәячәк. Ватанны саклауга 19 мең әлмәтле чакырылган, аларның күбесе әавылында туганнар. Без барыбыз да, хәзерге вакытта яшәүче буын, Җиңү солдатлары һәм илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган тыл хезмәтчәннәре алдында түләүсез бурычлы», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.

«Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәйкәлнең тарихи әһәмиятен ассызыклады:

Бигәш авылында туган 507 кеше үз теләкләре белән фронтка китә, шуларның 232се сугыш кырларында һәлак була, 275е җиңү белән кайта. Тыныч тормышта алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгәннәр: нефть чыгарганнар, шәһәрләр төзегәннәр, икмәк үстергәннәр. Авылдашларыбызның күпсанлы теләкләрен исәпкә алып, берничә ел элек без һәйкәлне реставрацияләдек, мемориалның сул ягында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштерелгән, уң ягында – сугыштан кайтканнарның исемнәре. Мин ышанам, бүгенге буын да геройларыбызны хөрмәт итәчәк һәм хәтерен саклаячак, - дип билгеләп үтте ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук 9 Май бәйрәме белән Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров, «ТаграС-Холдинг» вәкиле Дмитрий Кирдин һәм тыл хезмәтчәне Василий Корсаков тәбрикләделәр.

Ватанны саклаганда үз бурычын изге итеп үтәгән фронтовикларга хөрмәт йөзеннән бер минут тынлык игълан ителә, аннан соң корал залплары яңгырый. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Бигәш авылы халкына мемориаль комплекс янына веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International