Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре район юлларында бәйрәм акциясе үткәрделәр

2023 елның 5 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «ЮХИ» ДБУ белгечләре район юлларында бәйрәм акциясе үткәрделәр.

Чара барышында акциядә катнашучылар машина йөртүчеләрне Җиңү көне белән котладылар, автомобильгә тематик наклейкалар бүләк иттеләр. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр, бигрәк тә май бәйрәмнәре чорында.

Чараның төп максаты-солдатларның Ватан алдында башкарган батырлыгын гәүдәләндерүче тасма ярдәмендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен искә төшерү.

Георгий тасмасы-ветераннарга карата хөрмәтебезне белдерү, сугыш кырында һәлак булганнарны искә алу, җиңү өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү.

Киләчәк бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International