Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү: сораулар һәм тәкъдимнәр

2023 елның 5 мае, җомга

Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы СФР идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегендә узды. Чарада СФР идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары СФРның 22 төбәк бүлекчәсе идарәчеләре катнашты. Утырышта төбәкара дәрәҗәдә дә, төбәкләр эчендә дә СФР территориаль органнары арасында үзара хезмәттәшлек; фонд хезмәтләрен күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, СФР органнарының эш сыйфатын арттыру һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессына мәгълүмати технологияләрне алга таба кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган. Очрашуда экспертлар Фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов СФРның Татарстан бүлекчәсенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнары эшен камилләштерү буенча Совет 2023 елның 23 мартында фондка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен СФРның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне карау һәм тәкъдимнәр әзерләү максатларында төзелгән.

 

Кайнар линия телефоны КС 074

Белешмәләр өчен телефон 32-18-12, 32-18-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International