Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларының чүп-чарны сыйфатсыз чыгару хезмәтенә мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» ассоциациясе «Чүп-чарны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
Сораштыру халыкның чүп-чарны чыгару буенча күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатыннан канәгатьлеген мониторинглау, шулай ук мәгълүматны хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатларында үткәрелә.
Әлеге сораштыру күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә кагыла.
Сораштыруны https://forms.gle/ca25spkU3KicC95g7 сылтама буенча үтәргә мөмкин.