ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Әлмәттәге «Незабудка» 33нче балалар бакчасында профилактик чаралар кысаларында, шулай ук 9 Май бәйрәме якынлашуга бәйле рәвештә мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашында «Бала-төп пассажир» акциясе узды.

Бөек Җиңү көне алдыннан Әлмәт үзәк район хастаханәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә.

Парад репетицияләрен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чараларны үткәрү максатыннан шәһәр урамнарын 4, 5, 6, 8 һәм 9 майда түбәндәге маршрутлар буенча ябу планлаштырыла:


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Зур бәйрәм алдыннан безнең сугышчыларга 12 тонна гуманитар ярдәм китерелде.

Кирәкле әйберләрнең зур исемлеге арасында шулай ук тепловизорлар, генераторлар, бензопилалар һәм ике автотранспорт чарасы (Шевроле Нива һәм УАЗ) китерелгән.

Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Россиянең төбәк транспорты базарында әйдәп баручы уенчыларның берсе булган «РусЛайн» авиакомпаниясе традицион рәвештә рәхмәт акциясе үткәрә. Авиакомпаниянең* маршрут челтәренең теләсә кайсы юнәлешенә 100% ташлама белән билетларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, аларга тиңләштерелгән затлар, концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары һәм барлык бу категория пассажирларны озата баручылар сатып ала алачак.

Әлмәт районында «Тирэк» 62нче балалар бакчасы» МБДОУ базасында «Юл хәрәкәте белгечләре» дигән танып белү уен - викторинасы үткәрелде.

Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы инициативасы белән Казанда «XXI гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасы старт алды. Олимпиада технологияләрне үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән, үз эченә тикшеренү проектларын һәм уйлап табуларын халык алдында яклауны һәм күрсәтүне, укучыларның интеллектуаль үсеше һәм иҗаты өлкәсендә интеграцияләнгән характердагы теоретик полипредметлы биремнәрне чишүне ала.

 

2023 елның 10-11 июнендә Әлмәт шәһәрендә Триатлон буенча Россия беренчелеге, «Әлмәт триатлоны-2023» сукырлар һәм һәвәскәрләр ярышлар спорты Триатлон буенча Россия чемпионаты узачак.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы К(И)ФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты белән берлектә «Татарстан Республикасы яшьләренең экологик юнәлешлелеге: торышы, катлаулылыгы, перспективалары» темасына социологик сораштыруның икенче этабын үткәрә, – анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

3 май көнне 13:00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр Зәй-Лазо урамнарындагы авария хәлендәге арматураны алыштыру сәбәпле, РТС микрорайонында салкын су бирү туктатылачак: Совет урамыннан, Колхоз урамыннан Болын урамына кадәр; Зәй урамыннан Колхоз урамыннан Лазо урамына кадәр; Сәйдәшев урамы, Токарликов урамы, Вахта урамы, Болын урамы, К. Шәриф урамы, Алиш урамы, Тынычлык урамы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International