ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бөртеклеләрнең уртача уңышы 1 гектарга 20 центнер тәшкил итә.
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казанга якын районнар мөхтәсибләре Корбан бәйрәменә әзерләнү чаралары хакында киңәштеләр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын гомер һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз, оештырылган төстә уздыру өчен шартлар булдыру, каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә кую өчен мәктәп каникуллары вакытын тәкъдим итте.
Иртәгә Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урамда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча айлык кысаларында Әлмәт районы балалар бакчаларында юлда җәрәхәтләнүләрне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар: “Тәртипле йөртүчегә медаль”, “Бала – төп пассажир!” акцияләре үткәрелә.
Нигезле сәбәпләр аркасында бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә тавыш бирү мөмкинлеге булмаган кешеләр бүген үк сайлый алалар.
ТР Дәүләт Советына сайлау алдыннан Әлмәт дәүләт нефть институтында Яшь сайлаучы көне үтте.
ТНВ каналында “7 көн” программасында фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аграр тармак өчен кадрлдар әзерләү өлкәсендә Әлмәт районының уңай тәҗрибәсе турында видеоматериал күрсәттеләр.
Район башлыгы исеменә рәхмәт хаты алынды
Август ае йомгаклары буенча “Алнас” заводының товар сату күләме 309 миллион сумга җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International