Коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Иртәгә Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана. Анда катнашу өчен заявкаларны 35 календарь көн дәвамында ТР Экономика министрлыгына тапшырырга кирәк. Заявка тутыру, кирәкле документлар исемлеге ТР Экономика министрлыгы сайтында күрсәтелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экономика министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева хәбәр итте.

Сәрия Сираҗиева сүзләренчә, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эше 12 номинация буенча каралачак. Җиңүчеләргә акча исә РТ бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурста катнашырга теләгән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар сорауларын 524-91-84, 524-91-86 телефоннары аша шалтыратып бирә ала.

Заявкалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителә. 15-24 октябрь атналыгында субсидия алырга конкурста катнашучыларның заявкалары һәм проектлары иң беренче экономика министрлыгында, аннан соң экспертлар комиссиясендә каралачак. 8-13 ноябрь көннәрендә ТР Экономика министрлыгы порталында җиңүчеләр исемлеген һәм аларга бирелгән грант суммаларын карарга мөмкин булачак. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында быел 23,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу бер җиңүчегә якынча 200-300 мең сум туры килә дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International