ТНВ каналында “7 көн” программасында Әлмәт тәҗрибәсе турында сөйләделәр

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
ТНВ каналында “7 көн” программасында фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аграр тармак өчен кадрлдар әзерләү өлкәсендә Әлмәт районының уңай тәҗрибәсе турында видеоматериал күрсәттеләр.

Сюжетның геройлары “Слесарева” фермер хуҗалыгы һәм АГИМС каршындагы сәүдә-экономика техникумы булды. Аларның тәҗрибәсендә уңышлы фермер хуҗалыгын ничек оештырырга һәм аграр тармак өчен квалификацияле кадрларны ничек әзерләргә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы һәм аның булышлыгы белән уку йортында 2012 елдан башлап агрономия һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечләре әзерли башладылар. Хәзер бу белгечлекләр буенча шул тәртиптә 11 һәм 17 студент белем ала. Беренче чыгарылыш 2015 елда була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International