Институтта яшь сайлаучы көне

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
ТР Дәүләт Советына сайлау алдыннан Әлмәт дәүләт нефть институтында Яшь сайлаучы көне үтте.

Әлеге чара кысаларында студентлар депутатлыкка кандидатлар һәм аларның вәкилләре белән очраштылар. Вуз мониторларында көн дәвамында агитацион видеороликлар трансляцияләнде, АГНИ-fm радиосыннан алдагы сайлауга багышланган махсус чыгарылыш тапшырылды.

Шулай ук институтның студентлар советына сайлау булды.

Ленин урамында институтның төп корпусы каршында студентлар зур булмаган концерт күрсәттеләр. Анда институтның ректоры Александр Емекеев та чыгыш ясады, ул студентларны актив гражданлык позициясе күрсәтергә, 14 сентябрьдә сайлауда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка нефтьче-кандидатларга тавыш бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International