“Алнас” августта продукция сатуда рекордлы дәрәҗәгә иреште

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Август ае йомгаклары буенча “Алнас” заводының товар сату күләме 309 миллион сумга җитте. Бу былтыргы август белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк, соңгы 5 елда рекордлы күрсәткеч.

Августта завод нефть компанияләренә 300дән артык насос озатты. Батырылма электр двигательләре, газ сепараторлары, шулай ук запас частьлар җибәрү артты. Продукция “Роснефть”, “ЛУКОЙЛ”, “Славнефть” компанияләренә озатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International