Балалар бакчаларында “Сак булыгыз, балалар!” айлыгы үтә

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урамда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча айлык кысаларында Әлмәт районы балалар бакчаларында юлда җәрәхәтләнүләрне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар: “Тәртипле йөртүчегә медаль”, “Бала – төп пассажир!” акцияләре үткәрелә. Чара кысаларында балаларның ата-аналары белән бергә ясаган рәсемнәреннән “Юл әлифбасы”, “Юлларда машиналар” дигән күргәзмәләр оештырылды. Ата-аналар өчен ЮХИДИ автоинспекторлары катнашында тематик җыелышлар үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International