“Молодежка” сериалы геройлары Әлмәт мәктәбендә

2015 елның 18 гыйнвары, якшәмбе
Әлмәттә Яшьләр хоккей лигасының (ЯХЛ) Буын кубогы өчен 4нче матч булды. “ЯХЛ – балаларга” программасы кысаларында Әлмәткә популяр “Молодежка” сериясе геройлары Влад Канопка, Иван Дубровский һәм Юлия Маргулис килде. “Спутник” командасы уенчылары Роман Ермаков һәм Максим Гусев белән кунаклар Әлмәттә коррекцион интернат-мәктәптә булдылар. Балалар өчен сериал геройлары белән хоккейчыларның килүе чын бәйрәм булды. Алар кунакларга күп сораулар бирделәр. Шундый үзенчәлекле матбугат конференциясеннән соң бергәләп чәй эчү булды. Балалар кунакларга үз куллары белән ясаган йомшак уенчыклар һәм Яңа ел тәтиләре бүләк иттеләр. Яшьләр хоккей лигасы да мәктәпкә бүләк сертификатлары алып килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International