ӘМР Экология һәм табигатьтән куллану департаменты "Экология балалар күзлегеннән" рәсемнәр бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты - Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә кызыксыну уяту, яшьләрдә туган якның табигате өчен горурлык хисен тәрбияләү.
Татарстан Республикасы буенча Әлмәт муниципаль районындагы Гадәттән тыш хәлләр Идарәсе начальнигы Валерий Грезневның шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмәдәге доклады су объектларында кешеләрнең иминлеге, аларның гомерләрен саклау һәм сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Шәһәрләр һәм муниципаль районнарның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлыгына нәтиҗәләр ясалды. «ЭКОВЕСНА 2018» республика конкурсы түбәндәге критерийлар буенча үткәрелде: юк ителгән рөхсәтсез урнаштырылган калдыклар урыннар саны һәм мәйданы; ачыкланган хокук бозулар саны һәм төзелгән беркетмәләр; җыелган макулатура, политэтилен таралар саны; чараларда катнашкан кешеләр саны; район территориясендә төзекләндерелгән су объектларын саклау зоналары саны.
Казан шәһәренең МУП «Метроэлектротранс» предприятиесенә троллейбус һәм трамвай йөртүчеләр, кондукторлар, юл монтерлары, хәрәкәт составы слесарьләре, ярдәмче эшчеләр һ. б. таләп ителә. Транспорт чыгымнары, эш урынына бару-кайту, торак яллап торуга компенсция ясала, яки тулай торактан бушлай урын бирелә.
Авыл җирлекләренең санитар-экологик торышы һәм Әлмәт районының җирлекләре арасында уздырылган "Санитар-экологик торыш һәм төзекләндерү буенча районның иң яхшы җирлеге" бәйгесе нәтиҗәләре турында бүген район активы белән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин хәбәр итте.
Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.
Әлмәттә Сабантуй 16 июньдә узачак.
Чараның программасы:
10.00 мәйданчыкларны, сәүдә нокталарын ачу.
10.30 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» чарасын тантаналы ачу
12.00 балалар мәйданы ачылу
13.00 ипподром территриясе –ат ярышлары, джигитовка
15.00 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» җиңүчеләрен котлау
16.00 «Сабантуй 2018» чарасын ябу
Мәйданга автобуслар сәг. 8.00 түбәндәге урыннардан кузгала : КДЦ «Мегаполис», Ленин мәйданы, «ЦРБ» тукталышы.
"Әни-эшмәкәр" проекты кысаларында Әлмәт әниләрен бизнес алып бару нигезләре буенча бушлай укытачаклар. Проект 9 - 13 июльдә : Казан, Петербургская ур,.28нче йорт (Эшмәкәр йорты) адресы буенча узачак. Заявкалар 3 июльгә кадәр http://mama-predprinimatel.ru кабул ителә.
Бүген Әлмәттә «Экстрим парк» территориясендә «Кыюлык сукмагы» чарасы узды. Уеннар Әлмәт районы башлыгы Кубогы өчен оештырылды. Анда мәктәп укучылары, юнармеецлар, студентлар - барлыгы 125 кеше катнашты. Аларга 11 төрле сынау аша узарга туры килде. Мондый киң масштаблы чара районда беренче тапкыр уздырылды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.