Бүген, 13 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр.
Россия көнендә Әлмәт китапханә системасы Тукай скверында әдәби батл оештырды. Батлда ТР Язучылар берлеге вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Анда Россия турында шигырьләр яңгырады.
Проект кысаларында шәһәрнең 9 мәйданында мәдәни чаралар узды.
12 июньдә безнең илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия, ягъни Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү көнен билгеләп үтә. Ул – илдәге иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итте. Анда Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителде. Бу вакытка СССРның күпчелек союздаш республикалары үз суверенитетлары турында карар кабул иткән иделәр инде. Россия дәүләтчелеген ныгытуда аның яңа исемен – Россия Федерациясе – кабул итү мөһим роль уйнады.
Кичә Әлмәттә капиталь ремонттан соң «Спартак» яшүсмерләр клубы ачылды. Ремонт республика программасы кысаларында мөмкин булды. Яшүсмерләр клубына быел 30 яшь була. Клубка 60 ка якын бала йөри. Россия көнендә район башлыгы Айрат Хәйруллин "Спартак" яшүсмерләр клубына килде, балалар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр белән очрашты.
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Бу дәүләт бәйрәмнәребездән иң яше, ул яңа Россияне чагылдыра. Бүген ул миллионлаган кешеләрне берләштерә. Үз илен чын күңелдән яраткан һәркем аны заманчарак, мулрак һәм имнирәк итәргә омтыла. Ышанам, безнең тырыш хезмәтебез, максатка омтылучанлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз билгеләнгән планнарыбызны үтәргә һәм һичшиксез уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.
Бу юлы шәһәребездә триатлончылар җыелды. Узган ел нефтьчеләр башкаласында дуатлон буенча ярышлар үткән иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть Альметьевский триатлон – 2018» — TIMERMAN сериясеннән триатлон буенча тәүге ярыш. Әлеге ярышлар өчен Әлмәтнең сайлануы очраклы түгел. Оештыручылар шәһәрдә моның өчен бөтен шартлар булын искәрттеләр.
8 июньдә V «Бяки Буки» урам әдәби фестивале Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында балалар өчен оештырылган әкияти бәйрәм белән программасын тәмамлады. Фестивальнең бәйрәм өлешен «Пампуш» Мәскәү Шамакайлар Театры ачып җибәрде. «Le BUFF oN» тамашасы барлык җыелучыларны урта гасырлык мәйданга күчерде. Музыка, костюмнар, трюклар, шамакайлык балаларның барлык игътибарын җәлеп иттеләр.
10 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, урыны белән яңгыр сибәлиячәк. Минималь температура төнлә +2..+5º, максималь температура көндез+11..+15º.
16 июньдә шәһәр мәйданында "Сабантуй" район милли бәйрәме узачак. Әлмәтлеләрне мәйданга иртәнге 8дән «АПОПАТ» АҖ автобуслары алып барачак (коммерция нигезендә).