Татарстанда 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәтне саклау өлкәсендә 836 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 135 мең сумга 269 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 августка республикада 1 млн. 387,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, планның 57,7 %ы.
Быел һава шартларының кулай килмәве сәбәпле, уңыш азрак чыга. Шуңа күрә игенчеләр алдында аны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Район хуҗалыкларында эш ничек оештырылган, югалтуларга юл куелмыймы икән? Россельхознадзор, Россельхозцентр инспекторлары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыкларга тикшерү белән чыкты. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев җитәкчелегендәге беренче төркем “Кичүчат”, “Союз-Агро”, “Аппак”, Токарликов исемендәге хуҗалыкларда булды. “Россельхозцентр”ның Әлмәт филиалы җитәкчесе Зөлфирө Гыйльманова, Россельхознадзорның дәүләт инспекторы Зөлфия Әхмәтова һәм составында башкалар да булган икенче төркем “Ярыш”, “Чагылтау”, “Чулпан”га юл тотты. Алар ындыр табакларын, бөртеклеләр сакланучы амбарларны, ашлык торышын карадылар. Басуда комбайннарның игенне ничек уруларын, коелган башак һәм алардан төшеп калган бөртекләрне санап, югалтуларның ни дәрәҗәдә булуын санап чыгардылар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар һәм мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эшли башлый. “Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре кайнар элемтә телефоннары буенча тематик консультацияләр, Россия Федерациясе субъектларында Күзәтчелек федераль хезмәте идарәләрендә һәм консультация пунктларында шәхси кабул итүләр уздыра. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайнар элемтәгә мөрәҗәгатьләр яңа уку елына әзерлек белән бәйле. Ведомство белгечләре киемгә, аяк киеменә, ранецларга, уку кирәк-яракларына сыйфатка бәйле таләпләрне аңлаталар.
Бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе буларак дәвалау учреждениеләре тарафыннан мондый эшчәнлек алып бару мөһим чараларның берсе санала.16 август көнне әлеге күчмә кабул итүләр Миңлебай авылында узды.
"Нефтяник" командасы зур көч куеп "Торпедо" ны җиңде. Җиңүне Артем Осипов яуларга ярдәм итте.
15 август көнне Рафигуллина Л.М. «Юность» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләде. Чара «Знай, помни, соблюдай!» дип аталды.
26 август көнне Россииянең велосипед башкаласы TIMERMAN сериясе ярышларын кабул итә. Ул ТATNEFT Tour de Tatarstan дип атала. Маршрут Әлмәтнең матур һәм истәлекле урыннары аша узачак. Старт һәм финиш Шевченко, 15б, «Центральный пляж» адресы буенча уздырыла.
Бүген 17 августта, калабызда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Яңгыр, яшен, аерым урыннарда томан.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Чара "Буровик" клубында 15 августта узды. Анда юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны төгәл үтәү турында сөйләштеләр.