2019 елның 1 гыйнварыннан “TRANSPORT” Әлмәттә дә эшли

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

“ТRANSPORT”– җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланучылар өчен транспортта йөрүне уңайлырак итүче кушымта ул. Мобиль кушымта махсус Россия шәһәрләре өчен эшләнгән.Шәһәр халкы  җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен акчаны  үз смартфоны аша тули алачак.  Шулай ук аның ярдәмендә  транспорт картасының балансын тулыландырырга һәм аны тагын ничә тапкыр кулланып  булачагын күзәтеп барырга була. Юл хакын түләү  транспорт чарасының салонында урнаштырылган QR-кодны сканер аша үткәрү рәвешендә башкарыла.

Шулай итеп, мобиль түләүне смартфоны булган теләсә кайсы пассажир башкара алачак.

Моннан тыш, кушымтага банк картасыннан тыш юл йөрү (транспорт) картасы да кертелә. Бу исә кулланучыларга отышлы тарифлар белән сәфәр кылү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International