2018 елда Татарстанда 350 гаилә ана капиталыннан шушы айлык түләүләрне алуга гариза язган. Быел Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә гариза язган аз керемле гаиләләргә аена 8896 сум түләнәчәк. 2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару.
Гаиләнең 2019 елда айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең тулай керемен алып, аны 12 гә бүлеп, яңа туган баланы да исәпкә алып, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр бу сан 14 034 сумнан (республикада бер кешегә яшәү минимумының 1,5 күләме) азрак булса, Пенсия фондына барып, айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин.
Быел гариза белән мөрәҗәгать итүче гаиләләр өчен айлык түләү баланың 2018 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләмендә – Татарстанда ул 8 896 сум. 2018 елда гариза язучылар өчен 8 490 сум күләмендә калачак, ләкин бер ел узгач, Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә яңа гариза белән кабат мөрәҗәгать итәргә була. Ул вакытта акча 8 896 сумга үзгәрәчәк.
Ана капиталы акчасын, шулай ук, белем бирү хезмәтләренә, торак шартларын яхшыртуга, әни пенсиясенең тупланма өлешенә, инвалид балаларның социаль адаптациясе һәм җәмгыятькә ияләштерүгә тотарга була.