2019 елда формаль булмаган мәшгульлекне киметү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территориаль ведомствоара комиссия эшен дәвам итте.
Комиссиянең Әлмәт шәһәре прокуратурасында үткән чираттагы утырышында чакырылган предприятиеларның җитәкчеләре хезмәт хакының минималь күләмен күтәрү, пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына «һөнәри керемгә салым» дигән яңа махсус салым режимы турында мәгълүмат белән таныштырылды.