“Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында“гы Федераль закон нигезендә 2018 елдан башлап беренче бала өчен (уллыкка алу өчен) айлык түләүләр кертелә.
2018 елның 1 гыйнварыннан бала тудырган (уллыкка алган) хатын кызлар айлык түләүләр алу хокукына ия. Ләкин аның түбәндәге шартлары бар:
- Россия Федерациясенең гражданлыгы булу;
- Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү урыны булу;
- гаиләнең уртача кереме 14 034 сумнан артмаска тиеш.
2019 елга айлык түләүнең күләме 8 896 сум тәшкил итә.
Шунысы мөһим: айлык түләүләрне билгеләү өчен бала туган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта әлеге түләүләр бала туган көннән гамәлгә ашырыла. Калган очракларда исә мөрәҗәгать иткән көннән алып билгеләнәчәк.