Авыл халкы белән очрашуга район башкарма комитеты урынбасарасы Олег Шабалин, прокурор ярдәмчесе Илнар Салихов һәм башка кунаклар килде. Чара клубта узды. Сәрән авылы җирлеге башлыгы Дмитрий Севастьянов 2018 елда башкарылган эшләргә исәп тотты.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстанда менә инде 18 ел оештырылып килә. Әлеге фестиваль Татарстанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла Ул үз эченә республикабызның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәрләрен ала.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студентлары Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең кизү бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар. Кизү бүлеге начальнигы полиция майоры Наил Мирхәзетдинов кунакларга "Куркынычсыз шәһәр" автоматлаштырылган комплексы һәм NtechLab компаниясе уйлап чыгарган битләрне танып белү технологиясенә ия булган камераларның эше турында сөйләде.
18 гыйнвар көнне 57 нче “Соловушка” балалар бакчасының олылар төркеме катнашында “Зирәк юл чаты” дип исемләнгән чара узды. Чараның максаты - балалар белән юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, яктылык кайтаручы элементларны кулланунының әһәмиятен аңлату һәм кышкы чордагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклау максатыннан оештырыла.Операция 24 гыйнвар көнне 7.00 сәгатьтән Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 245 километрында үткәрелә.
24 гыйнвар көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан “Юл бир” операциясе уздырыла.Операция махсус тавыш сигналы булган, зәңгәр төстәге маякчык белән яктыртылган һәм төсле графика белән бизәлгән машиналарга юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән.
17 гыйнварда ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ инспекторы Гайнуллин Р.А. һәм ЮХИДИ хезмәткәре ӘМР башкарма комитетының гомуми бүлегенең баш белгече Новотроицк мәктәбендә булдылар.
23 гыйнвар көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Җил көньяк көнбатыш секундана 5-10 метр тизлектә. Урыны белән кар.
Минималь һава температурасы төнлә -19-24, көндез максималь температура – 14-19 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
26 гыйнвар көнне үтәчәк мәдәни-күңел ачу чаралары студент халкының яраткан бәйрәме -Татьяна көненә багышланган булачак.
Күңел ачу чаралары гадәттәгечә проектның биш мәйданчыгында узачак.
Килми калма!