2 февраль көнне Әлмәттә беренче тапкыр «Санки- ушанки» креатив чаналар фестивале уздырылды.
Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы гомумкоманда зачетында беренче урынга ия булды. Турнир кысаларында шулай ук 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында республика ярышлары узды. Әлеге ярышларда Әлмәт командасы икенче урынга ия булды.
Бүген район активы белән очрашуда 2018 ел дәвамында Югары Мактама авыл хуҗалыгының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 1 февральдән «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе - главным редактором редакции газеты «Знамя труда» газетасы редакциясенең баш мөхәррире итеп Аль-Айюби Наилә Әгләм кызы билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә теләде.
Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Ак халатлы фәрештәләр-Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивален үткәрә.
1-3 февральдә Әлмәттә TIMERMAN «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале узды. Өч көн дәвамында спортчылар беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү, чаңгыда менү, беренче һәвәскәрләр биатлонында, чаңгы марафонында һәм 50 км., 30 км., 15 км., 7,5 км. һәм 2 км. дистанцияләрендә чаңгы узышларында ярыштылар.
Олимпия чемпионы Александр Легков Әлмәтнең яшь спортчылары өчен мастер-класс уздырды. Шулай итеп шәһәр һәм район спорт клубларыннан килгән балалар «Снежинка» базасына атаклы спортчыдан дәрес алу бәхетенә лаек булды. Әлмәт укучылары спортчының һәрбер хәрәкәтен күзәтте. Чаңгыда йөргән вакытта гәүдәне төз итеп, чаңгы таяларын дөрес тотарга тырыштылар.
1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
1 февраль көнне «ЯН» тау чаңгы комплексында беренче тапкыр сноубордта һәм тау чаңгысында таудан тизлеккә төшү буенча, шулай ук «SNOW FEST» кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында чаңгыда менү буенча ярышлар узды.