ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Әлмәт медицина профилактикасы үзәге һәм 3нче Әлмәт шәһәр поликлиникасы 1 февраль көнне Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәшү көне һәм Онкология авырулары турында белү көне кысаларында «Инфекцияле булмаган авыруларны беренчел һәм икенчел профилактикалау буенча санитар-мәгърифәтчелек эше һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту», «Рак – хөкем түгел» тематике лекцияләрен оештырдылар.

Театр елында Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь тамашачылар театры гастроль турларын Әлмәт җирендә башлаячак.

Бөтендөнья яман шеш авыруы белән көрәш көне уңаеннан шәһәребездә берничә чара оештырылды. Көндез лекцияләр һәм практик дәресләр уздырылса, кич белән Яшьләр үзәгендә әлмәтлеләр өчен концерт программасы булып узды.

Әлмәттә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге рәсми рәвештә ачылды һәм эшли. Халыкка бушлай юридик ярдәм професиональ адвокат тарафыннан атнага бер тапкыр сөйләм консультацияләр рәвешендә күрсәтеләчәк.

5 февраль көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тернәкләндерү буенча баш штаттан тыш белгече, КДМАнең тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, Казан шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальнең тернәкләндерү үзәгенең фәнни җитәкчесе, доцент Резедә Бодрова Казан дәүләт медицина академиясендә "Үзәк нерв системасы авыруларын кичерү вакытында тернәкләнү" планнан тыш бюджет циклындагы күчмә укыту уздырды.

2нче февральдән алып 8 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбленең Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләре буйлап концерт туры узачак.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең кадастр бәяләвенә үзгәрешләр кергәне турында хәбәр итәләр.

4 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында Воронеж шәһәренең “Буран” командасын кунак итте. Әлмәтлеләр исәпне уенның бишенче минутында ук ачып җибәрде.   Никита Ядроец һәм Динар Хәмидуллин атакасын Ленар Мансуров гол белән тәмамлады.   Егерме минуттан соң Андрей Демидов   исәпне ике тапкыр арттырды. 


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Социаль яктан мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра, граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнаша торган коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга 2019 елда дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүне тәэмин итү турындагы карар нигезендә граждан җәмгыятен үстерү буенча президент грантларының фонд-операторы 2019 елда коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга, шул исәптән "граждан сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" юнәлеше буенча, грант бирү буенча 2 бәйге уздыра.

Әлеге система яшьләргә тиз арада карьера старты алырга, үз төбәге һәм бөтен Россиянең ышанычлы компанияләреннән эш урыннарын эзләү мөмкинлеге бирәчәк. Кадрлар белән тәэмин итү,  икътисади нәтиҗәлелекне үстерү һәм яшьләрнең активлыгын арттыру максатыннан чыгып,  «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында «вакансияләр» блогы барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International