Театр елында Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь тамашачылар театры гастроль турларын Әлмәт җирендә башлаячак.
3 мартта 15.00 сәгатьтә “Кәҗүл читек” спектакле тәкъдим ителәчәк.
4 мартта 13.00 сәгатьтә балалар өчен “Куян Эдвардның гажәеп сәяхәте” әкияте күрсәтеләчәк. Ә кичтән театр сәнгатен яратучыларны “Мәхәббэт күгәрченнәре” комедиясе көтәчәк.