ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәттә 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр булган план чорында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар узды.

Шундый девиз астында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы бинасында оештырылалар Авыру мәктәпләре дәресләре. 

5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек  комитетыеың һәм Авыл  хуҗалыгын үстерүнең  дәүләт программасын  гамәлгә  ашыруга  контроль  комиссиясенең  утрак   утырышы  узды.   

8 нче февральдә иртәнге сәгать сигездә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Әлмәт транспорт идарәсе» катнашында «Эш бирүче көне» үткәрә.

 

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

7 февраль көнне 9.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ бүлеге һәм төбәк энергетика берләшмәсе биналары планлы рәвештә электр энергиясеннән өзелеп торачак.

31 гыйнвардан алып 3 февральгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Бу ярышларда  Идел буе федераль округы регионнарыннан килгән 400 гә якын спортчы катнашты. 

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәшү көне һәм онкологик авырулар турында белү көне кысаларында 4нче февральдә "Көтелгән радионың" туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клининик онкология диспансерының Әлмәт филиалы поликлиникасы мөдире, врач-онколог Эльмира Сибгатуллина белән онкологик авыруларны кисәтү, яман шеш барлыкка килү сәбәпләре, диспансеризацияне үтү кирәклеге, махсус медицина күзәтүе, иртә диагностика ясауа, куркыныч факторлары һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында диалог узды.

Шәһәр һәм районның күп фатирлы йортларында ис газы белән агулану очраклары ешлану сәбәпле журналистлар катнашуы белән рейд уздырылды.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан буйлап хәйрия гастроль туры кысаларында бүген «Нефтьче» мәдәният йорты сәхнәсендә баш дирижер, эчке гаскәрләренең генералы-майоры Виктор Елисеев җитәкчелеге астында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясадылар.

Әлмәттә концерт 5 февраль көнне 18.00 сәгатьтә нда үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International