ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

27 июнь көнне 9.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча туры линия оештырылачак.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.  Аның  максаты – авыл  территорияләрендә  милли  проектларны  гамәлгә ашыруга  анализ ясау  һәм  авылны  үстерүдә  яңа  алымнар  булдыру.   Проект бурычларына   авыл  территорияләрен  үстерүгә  тәэсир  итә  торган  милли  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының  үтәлешенә    мониторинг, авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  әзерләү һәм  җирле  халыкны  авыл  торак  пунктларын  үстерүгә  җәлеп  итү  керә.      

Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидларны эш урыны булән тәэмин итү буенча бурычларын үтәвен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыны сатып алу һәм җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирү максатыннан эш бирүчеләргә чираттагы сәфәр кыла.

Әлмәттә үз алдына ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән вакытта куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатын куйган акция узды.

Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында «АПОПАТ» АҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен очрашу уздырылды.

Әлмәт политехник техникумы - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы иң зур күп профильле, күп функцияле һөнәри белем алу учреждениесы. Учреждениеның эшчәнлеге белән иртәнге киңәшмәдә катнашучыларны бүген таныштырды Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Багманов. Ул 1964 елдан бирле 28,5 меңнән артык нефтьчеләр, төзүчеләр, электриклар, транспортчылар әзерләнде, соңгы 5 ел эчендә - чыгарылыш 2868 кеше тәшкил итте. 

29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак.

«Бердәм Россия» партисенең Татарстан бүлеге әлмәтлеләргә милли проектларны тормышка ашыру артыннан атна саен фотокүзәтү алып барырга тәкъдим итте.

Йөзү сезоны башлану белән су объектлары югары куркыныч яный, беренче чиратта, кагыйдәләргә туры китереп, җиһазландырылмаган урыннарда ял итүчеләр өчен. Пляжда да үз-үзеңне тоту кагйдәләре турында онытмаска кирәк. Шуңа күрә суда куркынычсыз ял итү үз-үзеңне тәртипле тоту һәм «Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен» үтәүдән ихтимал.


23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Әлмәт пляжы территориясендә TIMERMAN триатлоны сезоны ачылды. Триатлон буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелегенең икенче ярышу көне кысаларында профессиональ спортчылар гына түгел, ә триатлонны яратучылар, спортка таба яңа адым басканннар TIMERMAN триалон буенча җәйге кубок өчен ярышулар сериясен ачып җибәргән Әлмәт триатлоны - 2019 ярышларында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International