Әлмәт политехник техникумы - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы иң зур күп профильле, күп функцияле һөнәри белем алу учреждениесы. Учреждениеның эшчәнлеге белән иртәнге киңәшмәдә катнашучыларны бүген таныштырды Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Багманов. Ул 1964 елдан бирле 28,5 меңнән артык нефтьчеләр, төзүчеләр, электриклар, транспортчылар әзерләнде, соңгы 5 ел эчендә - чыгарылыш 2868 кеше тәшкил итте.
Үзенең чыгышын тәмамлап, Илдар Багманов укыту мәйданнарын киңәйтүгә, техникумның тулай торагын капиталь ремонтлауның кирәклегенә, югары квалификацияле белгечләрнең җитешмәүчелегенә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында да хәбәр итте.