Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидларны эш урыны булән тәэмин итү буенча бурычларын үтәвен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыны сатып алу һәм җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирү максатыннан эш бирүчеләргә чираттагы сәфәр кыла.
Бүгенге көнгә «Аппак» авыл хуҗалыгы предприятиесендә, «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятендә, «Татнефтепроводстрой» төзелеш фирмасы» акционерлык җәмгыятендә җиһазландырылган дүрт эш урыны актуаль булып тора. Бу эш бирүчегә эшсез инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җиһазлау (җиһазландыру) буенча чыгымнарны кайтару килешүе кысаларында җиһазланылган (җиһазландырылган) эш урыннары. Сүз уңаеннан, компенсация күләме бер эш урыны өчен 72 мең 690 сум тәшкил итә.
Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм сатып алынган җиһазлар буенча хокук бозулар ачыкланмады.