Һәр шимбә 19.00 сәгатьтә авыл Мәдәният йортларында «Районның мәдәни мөхите» проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.
Ноябрь аенда Россиядә яшәүчеләргә игелекле эшләр өчен сигезенче МИР Премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге Премияне «МИР» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
«Автоледи» бәйгесе иң мавыктыргыч һәм текә ярышларның берсенә әверелде. Шушы көннәрдә Әлмәттә “машина җене” кагылган хатын-кызлар арасында республика бәйгесенең район этабы узды.
Бүген КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында район башкарма комитетының җитәкчесе Тимур Нагуманов һәм эшмәкәрләр катнашуы белән стратегик сессия узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы оештырды. Әлеге чара муниципаль районнарда эшлекле активлык белән идарә итү республика системасын кертү кысаларында үтте. Шулай ук сессиядә хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.
"Әлмәт җылылык челтәре" АҖ 13 августтан пар казаннары бинасыннан җылылык челтәрләрен тутыру һәм гидравлик сынаулар үткәрү турында хәбәр итә. 23 августтан "Әлмәт җылылык челтәре" АҖ чыганакларын сынау ягулары башлана.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 2 август көнне планлы рәвештә 9.00 дән 17.00 гә чаклы Тимирязев һәм Радищев, Совет һәм Тукай урамнары чатларында светофор сүндерелә.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
2 августтан «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында транспорт хәрәкәте чикләнә. Круглое Поле дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан 20.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр автомобиль транспорты өчен юлның ярты ягы ябык булачак.
Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты патриотик тәрбия бирү буенча “Бездән башка беркем дә түгел!" дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.
Бүген эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына Татарстан Республикасы премьерының беренче урынбасары, Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы ректоры, Әлмәт муниципаль районы депутаты Ильяс Салахов килделәр. Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы Дамир Гарипов озатуында алар Түбән Абдул һәм Елхово авыл җирлекләрендә булдылар.