Бүген КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында район башкарма комитетының җитәкчесе Тимур Нагуманов һәм эшмәкәрләр катнашуы белән стратегик сессия узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы оештырды. Әлеге чара муниципаль районнарда эшлекле активлык белән идарә итү республика системасын кертү кысаларында үтте. Шулай ук сессиядә хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.