Әлмәтлеләр балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. 13 август көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркәтибе И.Х. Гарифуллина эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районына килә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан фондны учреждениелар һәм предприятиеларның үсеш тарихыннан гына түгел, ә шулай ук билгеле бер кешеләрнең язмышыннан да барлыкка килгән шәһәребезнең һәм районыбызның үсеш тарихы буенча документлар белән тулыландыру буенча актив эш алып барыла.
Ел саен уздырыла торган фестиваль традициясе кысаларында «Солнечный» лагерендә «Татнефть» Группасының балалара сәламәтләндерү лагерьларының беренче җәйге уеннары узды. Ял итүчеләр, вожатыйлар һәм кунаклар иң шәп җәйнең ничек узганын күрсәттеләр. Төп басым «идея» сүзенә ясалды, лагерьларның эшчәнлек юнәлешләрен билгеләгәндә нәкъ шуңа нигезләнделәр.
Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса.
3нче номерлы шәһәр хастаханәсендә узган ачык диалогта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәтнең Иҗтмагый советы рәисе Рушания Назмутдинова, Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, халыкны социаль яклау идарәсе Кәдрия Гыймәтдинова, 3нче номерлы хастаханәсенең баш табибы Айдар Гәбдуллин катнаштылар.
«Татнефть» компаниясе Әлмәттә Шевченко урамында, «Магнит» гипермаркеты янында урнашкан 329 номерлы ягулык салу станциясен ачты.
Узган атнада районда урак өсте башланды. Беренчеләрдән булып иген басуына Токарликов исемендәге, «Кичүчат», «Союз-Агро», «Яңа Михайловка» җәмгыятьләре чыкты. Инде ындыр табакларына яңа уңыш кайта башлады. Быел бөртеклеләрдән нинди уңыш чыга, игенчеләрнең кәефе ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп кайбер хуҗалыкларга юл тоттык.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Операция 31 июль көнне узачак. Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Тоннель» операциясе оештырылачак.
8 август көнне 11.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Рифкатовна Килькеева әлмәтлеләрне кабул итәчәк.