ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Пациентның чираттагы мәктәбе бүген Әлмәт онкология диспансерында «Лимфедема нәрсә ул» темасына узды. Йөрәк-кан тамырлары хирургы, табиб-лимфолог һәм Кама аръягы регионында лимфостаз белән интегүче пациентларны дәвалау һәм реабилитацияләү үзәге директоры Дамир Вәлиуллин белән очрашуга пациентлар, аларның туганнары, медицина хезмәткәрләре чакырылган иде.
 

Утырышта шәһәр һәм район җитәкчелеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, шәһәр прокуроры, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Әлмәт шәһәрендәге идарәсе бүлеге башлыгы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнашты.
 


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Җыюлар - көтеп алынган, мәшәкатьле, киеренке эш. Синоптиклар куанычлы фаразлар вәгъдә итми, шуңа күрә район хуҗалыкларында уңышны җыеп алырга ашыгалар.  Иң мөһиме, ашлык амбарларга коры һәм чүп үләннәреннән чистартылган булырга тиеш.
 

28 августта сайлау участоклары эшли башлый.Сайлаулар көнендә татарстанлылар өчен барлыгы 2762 участок эшләячәк. Әлмәттә 60 һәм 2 ИК «гражданнарның вакытлыча тору урыннары» нда, районда 54 участок эшләячәк.

30 август көнне Ямаш авылы халкы үз талантларын күрсәтергә булдылар. 18.00 сәгатьтә Мәдәният йорты янындагы мәйданда «Мәдәниятләр диалогы» дип исемләнгән чара узачак.  Концерт программасы авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын җыр - биюләр белән көтә.

28 августта 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Белоглазов - Җәлил, Фәхретдин-Девон, Фәхретдин-Тельман урамнарында светофорлар сүндереләчәк. 9.00 дән 12.00 гә кадәр Нефтьчеләр урамы-Гафиятуллин урамы буенча светофор сүндереләчәк.

"Игътибар-балалар" профилактик чарасы кысаларында Төзүчеләр проспектында «Тормыш-юл-велосипед» акциясе узды.

"Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы" АҖ белгечләреннән бушлай консультацияләр бара.

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26 августында Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров каты авырудан соң вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International