28 августта сайлау участоклары эшли башлый.Сайлаулар көнендә татарстанлылар өчен барлыгы 2762 участок эшләячәк. Әлмәттә 60 һәм 2 ИК «гражданнарның вакытлыча тору урыннары» нда, районда 54 участок эшләячәк.
Әлмәт 2 округка бүленгән: 27 нче Девон бермандатлы сайлау округы һәм 28 нче Бигәш бермандатлы сайлау округы. Әлмәт районы 29 нчы номерлы Әлмәт бермандатлы округына карый.
Татарстанда 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән беррәттән Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулар да үткәреләчәк. Әлмәт муниципаль районында алар тугыз участокта узачак.
111 мең шәһәрле һәм 38 мең авыл кешесе сайлый ала.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.