Әлмәттә терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Утырышта шәһәр һәм район җитәкчелеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, шәһәр прокуроры, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Әлмәт шәһәрендәге идарәсе бүлеге башлыгы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнашты.

Анда республика көненә, Белем көненә, Нефтьчеләр көненә һәм 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында террорчылык актларын профилактикалау буенча өстәмә чараларга, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Утырышта катнашучылар шулай ук өлкәдә профилактика эшен камилләштерү турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International