Әлмәт Ришат Әбүбәкеров белән хушлашты

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 26 августында Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров каты авырудан соң вафат булды.
Хөрмәт күрсәтергә һәм соңгы юлга озатырга меңнән артык кеше килде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты, Парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Ришат Фазлетдин улы шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә күп көч һәм энергия сарыф иткән.

«Татнефть» ГАҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Ришат Фазлетдин улының барлык туганнарына һәм якыннарына ярдәм һәм кайгыларын уртаклашуын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе Ришат Әбүбәкеровның Нефтьче булуы белән горурлана. Район башлыгы сыйфатында ул туган шәһәрен төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

Әлмәт бүген искиткеч кеше белән хушлашты. Ришат Әбүбәкеров гомерлеккә безнең йөрәкләрдә калачак һәм үз һөнәренә тугры булу, чиксез зирәклек, мәрхәмәтлелек үрнәге булачак.
Ришат Фазлетдин улын Совет урамы, 1 нче мөселман зиратында җирләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International