Җыюлар - көтеп алынган, мәшәкатьле, киеренке эш. Синоптиклар куанычлы фаразлар вәгъдә итми, шуңа күрә район хуҗалыкларында уңышны җыеп алырга ашыгалар. Иң мөһиме, ашлык амбарларга коры һәм чүп үләннәреннән чистартылган булырга тиеш.
Бүгенге көндә Әлмәт районы хуҗалыкларында 23214 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу 57,6% тәшкил итә. Ашлык 58098 тонна тәшкил итә. Уңыш гектарыннан 25 центнер. Көзге арыш, борчак, көзге бодай мәйданнарының 80% суктырылды.
Арпа җыю 95% артык тәшкил итә. Көзге шепкән, горчица, сабан бодае уңышын җыю бара, 1500 гектарда солы чабылды.