«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.
Гражданнар түләүсез юридик ярдәм сорап 2019 елның 28 августында 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Әлмәт ш., Ленин ур., 100 йорт («Панорама» сәүдә үзәге).
Белешмәләр өчен телефон : (843) 223-09-43.