Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 17 мартына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Быелгы аномаль һава шартлары юлларның шактый начарлануына китерде. Быел кышын 0 градус чиген үтү 75 мәртәбә булган (былтыр - 24), дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министры Ленар Сафин.
Әлмәт районы башлыгы кушуы буенча чокырларны ямау эше көчәйтелде.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!
8 март – Хатын-кызның якты образына өзелмәс җепләр белән бәйләнгән матурлык, мәхәббәт һәм ягымлылык тантанасы ул.
Хатын-кызларның тырышлыгы аркасында гына гаилә, өй, балалар кебек кыйммәтләр какшамый. Сез йорт мәшәкатьләрен һәнәри эшчәнлек белән үреп бару кебек могҗизаи сәләткә ия, ә сезнең түземлелегегез һәм игелеклегегез һәрвакыт соклану уятып җәмгыяткә кирәклеген беркайчан югалтмады. Шуңа да Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге хатын-кызларның илебез икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыннан башка мөмкин түгел.
“Нефтьче” Мәдәният сарае әлмәтлеләр белән шыгрым тулы иде.
Татарстанда ел башыннан бирле 466,2 мең кв м торак тапшырылган, бу 2015 елның шул чорына карата 110 процент тәшкил итә. Шуның 76,3 мең кв метры соңгы ике атнада гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 1апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
ГК “Римера”га кергән “Алнас” заводы җитештергән УЭЦН җиһазы “Томскнефть ” скважинасында 5 елдан артык эшләгән, бу башка комплектларның иң югары эшчәнлегеннән 3,5 мәртәбә күбрәк.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 17 мартына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Татарстанда алдан сайлаулар үткәрү өчен санау участоклары булдырылды. Алар 2 мартта Федераль оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында расланачак.
22 май көнне –бердәм алдан сайлау көнендә Татарстанда 560 участок эшләячәк. Алар турында тулы мәгълүмат www.pg.er.ru. Сайтында урнаштырылачак.