Татарстандаалдансайлауларүткәрүөченсанауучастокларыбулдырылды. Алар 2 мартта Федераль оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында расланачак.
22 май көнне –бердәм алдан сайлау көнендә Татарстанда 560 участок эшләячәк. Алар турында тулы мәгълүмат www.pg.er.ru. Сайтында урнаштырылачак.
Моңа кадәр оештыру комитеты төбәк санау комиссиясе составы расланган иде, һәм Федераль оештыру комитетына сайлау бюллетеннәрен рус һәм татар телләрендә чыгару тәкъдиме белән чыккан иде.
Хәзер Россиянең барлык төбәкләрендә алдан сайлауда катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә. Татарстанда бүгенге көнгә 10 кандидат теркәлгән, - дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең төбәк берләшмәсе матбугат хезмәте.