Әлмәт хатын-кызларын хөрмәтләделәр

2016 елның 5 марты, шимбә

“Нефтьче” Мәдәният сарае әлмәтлеләр белән шыгрым тулы иде. 

Район башлыгы Айрат Хәйруллин  гүзәл затларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләре сугыш елларында армый-талмый хезмәт куйган, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән ветеран ханымнарга юлланды. Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран, 2 меңнән артык тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Тантана барышында “Ел хатын-кызы. Хатын кыз күзлегеннән ел ир-аты” бәйгесенең зона этабында җиңүчеләр дә сәхнәгә чакырылды. Аларга бүләкләр тапшырылды. “Нефтьче” Мәдәният сарае хормейстры Галина Бибанина республика бәйгесеннән дә җиңүче булып кайтты. Үзешчәннәр дә гүзәл затларга иң матур чыгышларын бүләк итте. Бәйрәм белән барыгызны да!

"Әлмәт таңнары-Татмедиа"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International