Юллардагы чокырларны ямау эше ялларда да туктамый

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

Быелгы аномаль һава шартлары юлларның шактый начарлануына китерде. Быел кышын 0 градус чиген үтү 75 мәртәбә булган (былтыр - 24), дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министры Ленар Сафин.

Әлмәт районы башлыгы кушуы буенча чокырларны ямау эше көчәйтелде.

Нигездә 10-13 ел элек салынган юллар эштән чыга. Бүген аларны төзекләндерү планы булдырылган. Беренче чиратта 5 сантиметрдан тирәнрәк чокырлар ямала. Хәзер юл төзекләндерү техникасы  Шевченко, Советская, урамнарында, боҗра чишелешләрендә эшли. Төзекләндерү бригадалары 2 сменада, шул исәптән ял көннәрендә дә ремонт эшләре алып бара. Февраль башыннан асфальт-бетон заводы эшкә кереште. Чокырларны ямауга 215 тонн асфальт-бетон катнашмасы файдаланылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International