Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!
8 март – Хатын-кызның якты образына өзелмәс җепләр белән бәйләнгән матурлык, мәхәббәт һәм ягымлылык тантанасы ул.
Хатын-кызларның тырышлыгы аркасында гына гаилә, өй, балалар кебек кыйммәтләр какшамый. Сез йорт мәшәкатьләрен һәнәри эшчәнлек белән үреп бару кебек могҗизаи сәләткә ия, ә сезнең түземлелегегез һәм игелеклегегез һәрвакыт соклану уятып җәмгыяткә кирәклеген беркайчан югалтмады. Шуңа да Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге хатын-кызларның илебез икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыннан башка мөмкин түгел.
Хатын-кызларның туган Әлмәтебез җиренә керкән өлеше бәяләп бетергесез. Бүген сез икътисад һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклауның барлык сфераларында уңышлы эшләп киләсез, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашасыз. Шәһәр һәм район Советларындагы 13 хатын-кыз депутат төп эшләре белән бберрәттән җәмгыяви эшчәнлек алып баралар.
Балалар һәм гаилә иминлеген кайгырту бүген идарә органнарының барлык баскычларының игътибар үзәгендә. Сезнең эшлекле, иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру өчен лаеклы шарлар тудырыла. Сезнең яшәешегезне сыйфатлырак һәм уңайлырак итү, гаиләләрегезнең ныклыгын һәм үзҗитешлеген арттыру, балаларыгызның сау-сәламәт һәм бәхетле үсүе өчен без алга таба нәтиҗәле чараралар күрергә тырышырбыз.
Рухи киңлекләре һәм фидакарьлекләре белән аерылып торган күп балалы аналарга хөрмәтебез аеруча зур. Әлмәт районында 1795 күп балалы гаилә яши.
Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, сугыш кырларында һәм тылда җиңү өчен көрәшкән ветеран хатын-кызларыбыз үзгә рәхмәтебезгә лаек.Бүген Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 23, тылда хезмәт куйган 2502, “Камаулы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән 4, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булган 2, Социалистик хезмәт һәм Хезмәт Даны Ордены кавалерларының тол хатыны булган 4 хатын-кыз гомер кичерә.
Әлмәтебезнең кадерле хатын-кызлары, зирәклегегез һәм сәләтегез, юмартлыгыгыз һәм игелеклегегез, бетмәс-төкәнмәс дәртегез һәм мөлаемлыгыгыз өчен сезгә тирән рәхмәтебезне белдерзбез! Бу язгы көнне сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иминлек, рухи ягымлылык һәм күтәренке кәеф телим! Могҗизалы бәйрәм атмосферасы шатлык, елмаюлар, якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән тулып торсын!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин